Эзләү нәтиҗәләре
- Аларның кайберләре — әллә ничә гасырдан бирле күңелләргә яктылык, рух һәм омтылышларга ышаныч, көч биреп килгән булса, икенчеләре — XIX йөз белән XX гасыр башында кабынган, шуннан бирле нур сибеп, күңелләргә дәрт өстәп торган олы йолдызлар. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Шундый якты нур чыганакларының беренчесе сыйфатында мин иң элек халкыбыз аңында туып, гасырлар буенча сүнмичә балкып торган олы хисне — аң-белемгә карата мәхәббәт, укуга хирыслыкны атар идем. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Шул күренеш бездә борынгыдан килә торган мәгарифчелек фикерләрен үстереп, милләтне яктыга, рухи хөрлеккә чакырган, иҗтимагый тормышыбызны җанландырып, яктыртып җибәргән мәгърифәтчелек хәрәкәтен — җәдитчелекне барлыкка китергән иде. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Икенчесе, һичшиксез, безнең күп гасырлык язма һәм китап мәдәниятебез; яңарыш чорында аның нигезендә гөрләп үскән, башка кардәш халыклар арасында да киң таралган дөньяви татар әдәбияты. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Бай эчтәлекле вакытлы татар матбугаты исә шул язма традициянең үзенчәлекле дәвамы, мөһим тармагы һәм бәхәссез казанышы булды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Болар янында соңрак кабынган якты йолдыз сыйфатында икеләнмичә милли театрыбызны атарга кирәк. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- XIX гасырда ук идеясе тернәкләнгән, 1906 елда реаль җимешләре — спектакльләр рәвешендә киң мәйданга чыккан театр сәнгатебез. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Менә болар — безнең рухи, мәдәни барлыгыбызның, тарихи чынбарлыгыбызның ныклы нигезләре, алтын баганалары! М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Шулай, кайчандыр хосусый йортларда оеша башлаган эреле-ваклы үзешчән түгәрәкләрдән чын профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән, дистәләгән еллар дәвамында үз халкына тугрылыклы хезмәт иткән, алай гына да түгел — кардәш төрки халыкларның кайберләренә дә театр сәнгате тудыруда булышлык күрсәткән Татар милли театры үз гомеренең икенче йөзьеллыгына узды. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ
- Элек идел-урал төбәкләрендә һәм гомумән Русия империясенең, аннары ссср дигән супердәүләтнең күп кенә үзәкләрендә, хәтта ерак почмакларында сәхнә сәнгатебез байрагын югары күтәргән театрыбыз соңгы елларда кыю адымнар белән халыкара киңлекләргә дә чыга башлады. М. Г. Госманов . ТАРИХЫБЫЗДАГЫ ОЛЫ БӘЙРӘМ